news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«СалаваTikлар» проекты YouTube-каналда өч миллионнан артык карау җыйган

Бүген Интернетта«СалаваTik» төркеменең яңа видеосы чыкты. Ул «Бандюг кызы Зиләйлүк» дигән татар халык җырына төшерелгән.

«Бүген «СалаваTik»ларның 51 нче видеосы – «Бандюг кызы Зиләйлүк» җыры чыкты. Шаккаттыргыч саннар, сез дә карап китегез әле! Каналыбызда 50 җыр, 50 видео, 5000 язылучы, барлыгы 3 миллион караучы! Әле 30 лап концерт та куелды! Бу саннарга күз салу белән, үзебезнең бүгенге үсеп килүче буын, милләтебез өчен никадәр файдалы һәм кирәкле эш башкаруыбызга инанабыз», – ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәрире Зилә Фәйзуллина.

Ул һәр видео-клипка ныклап әзерләнүләрен әйтә. «Җырлар сайлыйбыз, аларны балаларга өйрәтәбез, клип өчен аерым сюжет уйлап табабыз, сценарий язабыз. Видеодагы рәсемнәрнең нәни тамашачыларыбызга әхлакый тәрбия бирүе өчен тырышабыз. Әйтик, яңа җырыбыз – «Бандюг кызы Зиләйлүк»кә татар милли уеннарының мотивларын кертеп җибәрдек. Сюжет буенча кырда тырышып эшләүчеләр ял иткән арада уеннар уйнап ала. Видеодагы «Капка», «Йөзек салыш» уеннары олы һәм урта буын вәкилләренең күбесенә таныштыр», – ди ул.

Зилә Фәйзуллина сүзләренчә, тик бүгенге заман баласы аларны белми дисәң дә була. Баланы: «Әйдә, кызым, йөзек салыш уенын уйныйк», – дип баланы уенга кертеп җибәрү кыенрак.

«Чөнки ул аның кызыгын тапмый. Ә менә яраткан кумирлары, «СалаваTik»лар артыннан сабый рәхәтләнеп кабатлый. Бу җыр бүгенге көндә балалар арасында еш ишетелә торган җыр түгел. Шулай да аның көе җиңел, сүзләре дә авыр түгел. Без үз чиратыбызда проект кысаларында татар халык җырларына аерым басым ясарга тырышабыз. Бу бит безнең мирасыбыз. Аны балалалар тыңлап, ишетеп, җырлап үссеннәр!» – ди ул.

«Саннар безне куркытмый. Яздырасы җырларыбыз шактый. Концертларны да тамашачылар, балалар һәм әти-әниләр көтеп ала. Социаль челтәрләрдә «Кайчан концертлар була?» – дип еш сорап язалар. «СалаваTik»лар бүгенге көндә балаларның яраткан дусларына әйләнде. Без моңа бик шат», – ди оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100