news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«СалаваTik»лар «Фәридә-Алсу» дуэты белән бергә «Җомга» җырын башкарган

Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»ларның яңа җырга видеолары чыкты. Татар халык җыры «Җомга» җырын «СалаваTik»лар «Фәридә-Алсу» дуэты белән бергә башкара.

«Татар халык җырларына мөрәҗәгать итүебез беренче генә түгел. Үсеп килүче буын балалар җырлары белән беррәттән халык җырларын да ишетеп, тыңлап, өйрәнеп үсүләрен телибез. Шуңа да репертуарга халык җырларын кертәбез. «Җомга» җыры сүзләре һәм көе белән җәлеп итте. «Фәридә-Алсу» дуэты бу җырны күптән башкара. Аларны клипта төшәргә чакыргач, бик теләп ризалык бирделәр. Җырчыларны да проектка җәлеп итүнең үз сере бар. Балалар татар җырчыларын белеп, күреп, исемнәрен белеп үссеннәр иде», – ди «СалаваTik» проекты җитәкчесе Зилә Фәйзуллина.

«Безнең дуэтка быел 30 ел булды. «Җомга» җырын без 25 ел башкарабыз. «СалаваTik»ларның тәкъдимнәрен бик теләп кабул иттек. Татар халык җыры буыннан-буынга тапшырыла торган мирас. Шуңа күрә шатланып ризалаштык. Минем кызым Әлфия дә «СалаваTik»лар яшендә. «СалаваTik»лар төркемендә дуслары да бар. Шуңа күрә алар минем гаиләм кебек. «СалаваTik» төркеменә уңышлар телибез. Алар безнең киләчәгебез, дәвамчыларыбыз. Алар белән эшләү күңелле булды. Алар белән бик тиз уртак тел таптык һәм клипны бер сулышта төшердек. Клип тамашачыларга ошар дип уйлыйбыз. Балалар да, «СалаваTik» һәм безгә кушылып, шушы җырны җырласа, күңелле булыр иде», – дип фикерләре белән бүлеште «Фәридә-Алсу» дуэты солисты Фәридә Әхмәтшина.

news_right_1
news_right_2
news_bot