Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«СалаваTik»лар чыршы бәйрәмен үткәрде
Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында «СалаваTik» төркеменең татарча чыршы бәйрәме үтте.
«СалаваТик»ларның яраткан тамашачыларын ел саен Яңа елда зур концерт программасы белән шатландырулары күркәм традициягә әйләнде. Быел да балалар өчен «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Салават күпере» журналы редакциясе музыкаль әкият әзерләде.
Сюжет буенча, быелгы маҗаралар Әкият урманында бара. Урманның асты өскә килгән, ә анда яшәүче әкият геройлары үзләренең кемлеген онытканнар. Хәтта Кыш бабай да Яңа ел җитәсен исеннән чыгарган. Аларга бары тик «СалаваTik»лар гына булыша алды. Музыкаль әкият барышында урман буйлап йөрүче «СалаваTik»лар анда яшәүче геройлар белән бергә күренешләрне үзләре башкарган җырлар аша тасвирлап бирделәр.

«Бу чараны үткәрер алдыннан без, Казанда татар телендә балалар өчен чараларның бик аз булуын күздә тотып, татар балаларын җыю, берләштерү, Яңа ел алдыннан нәтиҗәләр ясау максатларын куйган идек. Быел балалар өчен чыршы бәйрәме беренче мәртәбә ике тапкыр үткәрелде. «СалаваTik» төркеменең татарча чыршы бәйрәменә барлыгы 1200 бала килде. Аларның күбесе матур әкияти образларга киенеп килгән иде. Элекке традицияләргә кайтып, музыкаль спектакльнең антракты вакытында, балалар белән чыршы янында әйлән-бәйлән әйләндек. Бергәләшеп биедек, җырладык, уйнадык һәм фотоларга да төштек», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «СалаваTik» проекты җитәкчесе Зилә Фәйзуллина.

Ул татар балалары туган телләрен белүгә тартылалар дип саный.
«Хәзерге вакытта «СалаваTik»лар Татарстанда иң популяр балалар төркеме. Гыйнвар аенда бу төркемнең барлыкка килүенә биш ел тула. Бу вакыт аралыгында өч составта ундүрт «СалаваTik» эшләде, 93 җыр яздырылды, миллионлаган караулар җыйган видеолар төшерелде. Концертларда бик сөенечле күренеш булып бер, ике, өч, дүрт яшьлек балаларның урыннарыннан торып «СалаваTik»ларга кушылып җырлаулары, биюләре булды. Татар телендә булган җырларны балалар яттан белә. Димәк, балалар татарча беләләр, татар теленә тартылалар. Һәм безгә, үз чиратыбызда, аларга кызыксынуларын үстерер өчен мөмкинлекләр генә тудырырга кирәк. Без үз миссиябезне үтәп, балаларыбызны татар милли рухында тәрбиялибез. Мондый күренешләрне күргәннән соң әлеге проект максатларына ирешә дияргә була», - диде ул.
Зилә Фәйзуллина «СалаваTik» проектының хәзерге вакыттагы дәрәҗәсе һәм алдагы планнары турында сөйләп китте. «СалаваTik» проекты хәзерге вакытта киңәю процессында. Ике ел буе «СалаваTik» балалар студиясе эшләп килә. Анда 60 бала дүрт юнәлештә белем ала. Атнасына ике тапкыр күрешеп, алар вокал, хореография, актерлык осталыгы һәм татар телен өйрәнәләр. Алар арасында өч яшьтән алып ун яшькә җиткән балалар бар. Укучыларыбыз ике яңа ел тамашасында актив катнашты. Алар тәүге тапкыр зур сәхнәгә чыктылар. Бу алар өчен бик дулкынландыргыч мизгел булды. Алга таба да бу юнәлештә эшебезне дәвам итәрбез дип уйлыйм, чөнки теләк белдерүче балаларның саны күп», - диде ул.

- «СалаваTik»лар проекты 2021 елдан Татарстан Рәисе каршындагы телләрне саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла. Иң популяр, үз тамашачысын тапкан җырлы-биюле проектның нигезендә үсеп килүче буынга татар телендәге җырларны бүгенге заман баласына аңлаешлы формада өйрәтү, таныту ята.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз