news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«СалаваTik»лар балаларга бармакларның атамаларын җырлап өйрәтә

Бүген интерент киңлекләрендә «СалаваTik»ларның «Бармаклар биюе» дигән җырга яңа видео чыкты. Җырның сүзләрен һәм көен Равилә Гатина һәм Фирая Батыршина иҗат иткән.

«Бармаклар биюе» җырын сайлавыбыз юкка гына түгел. Җыр аша сабыйлар бармакларның атамаларын өйрәнә алсыннар иде. Чөнки, соңгы вакытта, балалар, бу бармак – бабай, бу бармак – әби дип кенә белә. Ә һәр бармакның үз исеме бар бит: баш бармак, имән бармак, урта бармак, атсыз һәм чәнчә. Хәтерләсәгез, кечкенә чакта:

Баш бармак баш кашый,

Имән бармак имән ташый,

Ура барма утын яра,

Атсыз бармак ат куа,

Чәнти бармак чәй эчә» – дип бармак уеннарын уйный идек.  Бүгенге заман балалары да бу уеннарны уйнап бармакларның исемнәрен «СалаваTik»лар артыннан кабатлап, җыр аша тизрәк отып калуларына һич шикләнмим. Бу җырны балалар бакчаларыннан тәрбиячеләр дә сорады.» – ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

Җырның язылу тарихы1970-80 нчы елларга барып тоташа. Текст һәм көй авторларының берсе Фирая Батыршина аның төгәл генә кайчан язылуын искә төшерә алмады.

«Мин Арча педагогика көллиятендә 1965 елдан алып 2003 елга кадәр музыка укытучысы булып эшләдем. Ул елларда фортепиано, хор дәресләрен алып бардым. Башта олылар өчен җыр үрнәкләре язсам, соңрак балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен дә язарга туры килде. Дөресен генә әйткәндә, язылган җырларның санын да әйтә алмыйм. «Бармаклар биюе»нә килгәндә без аны хезмәттәшем Равилә белән бергә иҗат иттек. Әлеге җырны «СалаваTik»лар төркеме җырларга алынган икән, бары шатланам гына Аларның фанатлары күп, димәк бармаклар җырын тыңлаучылар, алар артыннан кабатлаучылар күп булыр. Бу җыр һичшиксез аларга файдалы булачак. Җырны уен формасында да башкара алырлар» – ди, Фирая Батыршина.

«СалаваTik»лар нәни тамашачыларын әледән-әле яңа җырлар белән сөендереп кенә калмыйлар, ә концерт-очрашулар да үткәрәләр. Чираттагы, бәйрәм чарасы 2 апрель – Халыкара балалар китабы көнендә Шәрык клубында булачак. Килгән кунакларга «СалаваTik»лар үзләреннең күңелле җырларын бүләк итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100