news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«СалаваTik»лар әкият иленә – «Әкият» курчак театрына сәяхәткә чакыра

Бүген интернетта «СалаваTik»ларның Резеда Гобәева сүзләренә язылган, композитор Эльмир Низамов көенә иҗат ителгән «Әкият илендә» җырының видеосы чыкты.

«Без, балалар өчен җырлар репертуарын киңәйтү нияте белән, махсус җырлардан торган спектакль эшләргә уйладык. Иң әйбәт композиторларыбызның берсе – Эльмир Низамовны чакырдык. Ул, үз чиратында, шагыйрә Резеда Гобәеваны чакырды. Алар бергәләшеп спектакльгә унлап җыр иҗат итте. Әкият иле – шуларның берсе. Без ул җырларны махсус балаларга бүләк итеп тудырдык. Бөтен фонограммалары, сүзләре һәм Нурбәк Батулла хореографиясе белән алып, бушлай кулланырга тәкъдим иттек», – диде «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының cәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев.

Аның әйтүенчә, күп кенә мәктәп укучылары, музыка мәктәпләре, балалар хорлары әлеге җырларны яратып җырлый. «Чаллы театры «Тыпырдык» спектаклен үзләрендә куйдылар. Һәм менә «СалаваTik»лар да ул җырларның кайберләрен теләп башкара. Эшебез юкка булмавыннан без бәхетле!» – диде Илгиз Зәйниев.

«СалаваTik»ларның «Әкият» курчак театры спектакльләрендә яңгыраган җырларга беренче тапкыр гына мөрәҗәгать итүе түгел. Аларны нәни тамашачыларыбыз да җылы кабул итә. Сүзләре дә тиз истә кала. Әкият дөньясы – гаҗәеп дөнья бит ул. Балаларны тәрбияләүдә дә әкиятнең роле зур. Нәниләр өчен дөнья белән танышуның иң үтемле юлы да әкият аша үтә», - диде «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

Ул Казанның үз «Әкият» курчак театры барлыгын искәртте. «Тышкы ягыннан ул чын әкият сараен хәтерләтә. Эче тулы тылсым, могҗиза. «Әкият илендә» җырының видеосында да без «Әкият» курчак театрына сәяхәт иттек. Яңа җылы видеобыз балаларның күңеленә хуш килер дип ышанабыз», - диде баш мөхәррир.

«Әкият» Татар дәүләт курчак театрында куелган спектакльләрне нәни тамашачылар һәрвакыт җылы кабул итә. Моның сере нидә? Репертуар ничек сайлана? «Без бик күп әсәрләр укыйбыз. Арадан мавыктыргыч, бүгенге заман балаларына тәрбияви ягы туры килгән, балаларга кызык булыр дип уйлаган, труппада артистлар саны җиткән әсәрләрне сайлап алабыз», – дип аңлатты Илгиз Зәйниев.

Ул кайчак махсус авторлардан сорап яздыруларын да әйтте. «Баланың кабул итү психологиясе өйрәнелә бит. Үз яшенә, җитлегү дәрәҗәсенә туры килердәй проблемалар күтәрелсә, каһарманнар яраттырырлык гамәлләр кылса һәм гомумән истә калырдай кызык уйлап табылган булса, профессиональ яктан хикәят вакыйгалары дөрес үрелсә, балалар яратып карый. Әлбәттә, ут, музыка да бик мөһим», - дип йомгаклады «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының cәнгать җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100