news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«СалаваTik»лар 8 мартка бүләк итеп «Әни-әнием!» җырын тәкъдим итте

8 март – Халыкара хатын-кызлар көненә «СалаваTik» төркеменең өченче составы яңа җыр тәкъдим итте. Интернет киңлекләрендә «Әни-әнием!» җырына «СалаваTik»ларның 60нчы клиплары дөнья күрде. Җырның авторы – Резеда Гобәева, көен танылган композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмир Низамов иҗат иткән.

«СалаваTik»ларның өченче составы белән тәүге җырыбыз чыкты. Балалар үсә, алар белән җырчы «СалавTik»ларыбыз да үсә. Узган ел яңа составка кастинг уздырдык. Ул өч этапта узды. Барлыгы 500 бала катнашты. Шулар арасыннан 4 яңа бала сайлап алынды. Менә алар яңа СалаваTikлар: Гадел Әхмәтгалиев, Ясминә Садыйкова, Кәрим Хәлиуллин, Ризәлә Бикулова. Гадел Әхмәтгалиев Арчаның үзеннән килеп йөри. Ә ике СалаваTik – Сәрбиназ Гыйзәттулина белән Сәйдә Гарифуллина алдагы төркемнән калган тәҗрибәле җырчыларыбыз», – диде «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

«Беренче җырыбызның дөньядагы иң якын, иң кадерле кешеләребез – әниләргә багышлануы да юкка түгел. Әниләребез безне гомер буе йөрәк түрендә йөртәләр, безнең белән бергә шатланалар, безнең белән бергә борчылалар, безнең уңышларыбызга горурланып яшиләр. Бу җырыбыз аларга бүләк булып яңгырасын», – ди ул.

Зилә Фәйзуллина тагын бер күңелле хәбәр белән бүлеште. «СалаваTik»лар мәктәбен булдыру – иң зур хыялыбыз. Чөнки «СалаваTik» булырга теләүчеләр бик күп. Кастингта катнашучыларның саны күп булу – моңа дәлил. Теләгебезгә ирешә алсак, күп кенә сабыйларның хыяллары тормышка ашар дип уйлыйм, – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot