news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«СалаваTik» төркеменә - 5 яшь: Татар балаларына татарча җырлар бик кирәк

Бүген Казанның «Адымнар – белем һәм татулыкка юл» күп телле мәктәбендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч мәктәп укучылары өчен җырлы-биюле «СалаваTik» төркеменең 5 еллыгы уңаеннан концерт оештырылды.

«СалаваTik» төркеменә - 5 яшь: Татар балаларына татарча җырлар бик кирәк
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«СалаваTik»лар проекты Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла. Аның идея авторы – «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков, җитәкчесе – «Салават күпере» журналының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина. 5 ел эчендә төркем 93 җырга клип төшерә һәм бушлай 83 концерт куя.

«СалаваTik» проектында катнашучылар тантананы иң популяр җырлары белән башлап җибәрделәр, ә төркем оешкан гына чакта катнашучы егетләр-кызлар тамашаны алып бардылар.

«Вакыт шулкадәр тиз уза. Әле кайчан гына «СалаваTik»ларның беренче төркемендәге 3 башкаручы – Булат Талипов, Аделина Хәсәнова һәм Эмилия Хәкимҗанова орчык сыман сәхнәдә әйләнеп йөри иделәр. Хәзер матур, лаеклы рәвештә 9нчы сыйныфка җиттеләр (Алар «Сабантуй» журналы каршында аерым «Алма» төркеме булдырып, үз эшчәнлекләрен әле дә дәвам итәләр – иск. «Татар-информ»). Аерым рәхмәтне Зиләгә әйтәсе килә. Ул ата-аналарны һәм балаларны түземлек белән оештырып тора», – дип сәламләде кунакларны «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«СалаваТik» проектында бүгенге көндә 15 бала катнаша. Ә 2025 елда «Салаватик» балалар студиясе үз эшчәнлеген башлап җибәрә. Студиянең максаты – 3 яшьтән алып 10 яшькә кадәрге балалар өчен татар телендә иҗади үсеш мәйданчыгы булдыру һәм «СалаваTik» балалар төркеменә яңа артистлар әзерләү. Бүгенге көндә «СалаваTik» студиясендә 60 бала атнасына 2 тапкыр актерлык осталыгы, хореография, вокал, татар теле белән шөгыльләнә. Проект 2025 елның октябреннән 2026 елның апреленә кадәр дәвам итә.

«Хәзерге «СалаваTik»лар – ул инде өченче состав, яңадан-яңа балалар килеп тора. Аерым рәхмәтне «Адымнар» мәктәбенә җиткерәбез. Алар безнең өчен бик уңайлы шартлар тудырдылар. Кич белән бөтен шәһәрдән килгән балалар биредә уңайлы шартларда бушлай дәресләргә йөриләр», – дип белдерде «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков.

«Салават күпере» журналының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Адымнар» мәктәбе директоры Айдар Шәмсетдинов үз чиратында балаларга татарча җырлар кирәклеген һәм «СалаваTik»лар бу юнәлештә бик зур эш башкаруларын искәртте.

«5 ел ул әле күп тә түгел, әмма шул вакыт эчендә «СалаваTik»лар бер иҗади төркем буларак формалаша алдылар. Мин сезнең белән, һичшиксез, горурланам, чөнки татар балаларына татарча җырлар бик кирәк», – диде ул.

Тантана барышында «Салават күпере» журналы редакциясе һәм «СалаваTik»лар проекты хезмәкткәрләре рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot