news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«СалаваТік» төркеме укытучыларга музыкаль бүләк әзерләгән

Укытучылар көнендә интернетта «СалаваТік» төркеменең «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» җырына төшерелгән видеосы чыкты. Әлеге җырның сүзләрен танылган шагыйрь, прозаик, драматург Фәнис Яруллин, көен композитор Әхмәт Хәйретдинов иҗат иткән.

«Без барыбыз да октябрьнең беренче ялларын зур дулкынлану белән көтәбез. Мәктәп елларында Укытучылар көне уңаеннан шигырьләр ятлый һәм җырлар өйрәнә идек. Һәр бәйрәм «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» җыры белән уза иде. Хәзер дә укучылар белем бәйрәмендә дә, соңгы кыңгырау бәйрәмендә дә бу композицияне бик теләп башкара. Без укучыларның кече яшьтән үк укытучылар хезмәтен хөрмәт итүләрен телибез һәм шуңа күрә «СалаваTik»лар белән әлеге җырны өйрәнергә булдык та. Укытучылар иң гүзәл кеше икәнлекләрен беркайчан да онытмасын иде», - ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100