Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«СалаваTik» проектына кастингка гаризалар кабул итү вакыты 1 августка кадәр озайтылды
Кастингка 6 яшьтән алып 9 яшькә кадәрге балалар катнаша ала.
«СалаваTik»лар проектының өченче сезонына кастингка гаризалар кабул итү вакыты 1 августка кадәр озайтылды. Бу хакта «Салават күпере» балалар журналы редакциясе хәбәр итә.
Кастинг ике турда узачак. 1 тур – 1 июньнән 1 августка кадәр онлайн форматта үткәрелә. Кастингның беренче этабында катнашу өчен, «Салават күпере» сайтында урнашкан гаризаны тутырып, татар телендә бер җыр башкарып, аны видеога төшереп, salavatiklar@mail.ru электрон почтасына юлларга кирәк. Беренче тур буенча барлыгы 30 бала сайлап алына.
2 тур – 1 августтан 30 августка кадәр офлайн форматта үтәчәк. Беренче турда сайлап алынган 30 бала Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри алдында чыгыш ясаячак. Кастингка 6 яшьтән алып 9 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Балаларның вокал, хореография, сәхнә осталыгы өлкәсендәге сәләтләре бәяләнәчәк.
Кастингның ике этабын да уңышлы үткән өч бала «СалаваТik»төркеменә кабул ителәчәк. 1 сентябрь көнне исә, «СалаваTik» төркеменең тулыландырылган яңа исемлеге билгеле булачак. Алга таба бу балалар Казан шәһәре балалар филармониясендә дә шөгыльләнәчәк.

- «СалаваTik»лар проектының нигезендә үсеп килүче буынга татар телендәге җырларны бүгенге заман баласы телендә аңлаешлы формада өйрәтү, таныту ята. 2021 елда башланып киткән проект кысаларында барлыгы 32 җыр яздырылды, һәрберсенә видеолар төшерелде. Бүгенге көндә интернет киңлекләрендә бу җырлар барлыгы 1 миллионнан артык карау җыйды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз