news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«СалаваTik»лар яңа клип тәкъдим итә: «Алтын балык» җыры «су астында» яңгырый

Бүген интернетта «СалаваTik»ларның Роберт Миңнуллин сүзләре, Рәшит Абдуллин көенә язылган «Алтын балык» җырына төшерелгән өр-яңа видеоклибы чыкты. Бу хакта «Салават күпере» журналы редакциясе хәбәр итә.

Тамашачылар яратып өлгергән проект бу юлы нәниләрне су асты маҗараларына алып керә: клипта Салаватиклар алтын балык белән бергә җырлый һәм йөзә.

Проект җитәкчесе Зилә Фәйзуллина билгеләп үтүенчә, Роберт Миңнуллин иҗаты «СалаваTik» репертуарында аерым урын алып тора. Шагыйрьнең «Әйлән-бәйлән», «Яратыгыз», «Әни кирәк» кебек җырлы видеолары инде күптән нәни тамашачыларның күңеленә керде.

«Шагыйрьнең бай мирасына яңадан мөрәҗәгать итеп, без аның иҗатын балаларга иң җылы, иң якын формада тапшырырга тырышабыз. «Алтын балык» — безнең балачак җыры, клибы да бик күңелле килеп чыкты. Ул балаларга, һичшиксез, ошар дип ышанабыз», — ди Зилә Фәйзуллина.

Бүгенге көндә «СалаваTik» проекты 90нан артык җырга видеоклип эшләгән. Салаватиклар тамашачыларны галәмгә дә алып менде, әкият иленә дә дәште, салават күперендә дә җырлады — бу юлы исә су асты дөньясына «дәште».

«СалаваTik» проектында яңа җырлар языла, клиплар әзерләнә. Ә декабрь аенда «СалаваTik»лар традицион Яңа ел концерты белән нәниләрне сөендерәчәк. Быелгы тамаша 15 һәм 17 декабрь көннәрендә Казанның Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында узачак.

«Әкияти спектакль быел әкият урманында бара. Тамаша барышында урманда яшәүче геройлар үзләренең кемлеген оныта, хәтта Кыш бабай да Яңа ел якынлашуын искә төшерә алмый. Салаватикларны кызыклы маҗаралар, җырлы-биюле күренешләр һәм, әлбәттә, балалар студиясе укучыларының чыгышлары көтә. Әкияти образда килгән һәр балага бүләк тә булачак!» - ди оештыручылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot