news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«СалаваTik» мәктәбе кастинг игълан итте

2 апрель көнне «СалаваTik» мәктәбенә кастинг була. Ул 4-8 яшьлек талантлы балалар өчен оештырыла. «СалаваTik» мәктәбендә татар теле дәресләре; хореография; актёрлык осталыгы; вокал көтәчәк, дип хәбәр итте оештыручылар.

Атнага ике тапкыр алар белән тәҗрибәле укытучылар татар телендә шөгыльләнәчәк һәм яраткан «СалаваTik»лар төркеменең вәкиле булырга мөмкинлек була. Барлык дәресләр дә бушлай үтәчәк.

Кастингта катнашу өчен: бию; татар телендә җыр (минус яки акапельно); татар телендә шигырь өйрәнеп килергә кирәк.

Кастинг «ТАТМЕДИА» бинасы, Декабристлар урамы, 2 йорт адресында була. Һәркемне үзе сайлаган вакытта көтәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot