Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«СалаваТик» балалар төркеме җырларының җыентыклары дөнья күрде
Бу атнада интернет киңлегендә «СалаваТик» балалар төркеме җырларының җыентыклары дөнья күрде.
Шунысы куанычлы: артист балалар дүрт ел дәвамында анимацияле клиплары белән кечкенә татарстанлыларның йөрәкләрен яулап алдылар. Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссиясе ярдәме белән проект татар телле нәниләр арасында зур популярлык казанды, 80нән артык клип төшерелде. Бу вакыт эчендә «Салават күпере» журналы редакциясе карамагындагы төркем республиканың төрле мәйданчыкларында балалар өчен 60тан артык концерт бирде.
Ата-аналарның күпсанлы үтенечләре буенча, оештыручылар җырларны берләштереп, тугыз темага җыентыклар төзеде: «Минем гаиләм», «Халык җырлары», «Ел фасыллары», «Хайваннар дөньясында», «Бәйрәм бүген!», «Әйдә, биибез!», «СалаваТиклар белән өйрәнәм», «Туган ягым – яшел бишек», «Әйләнә-тирә дөнья».
«Хәзер клиптан клипка күчәргә кирәк булмаячак, «СалаваТик»лар дүрт сәгать чамасы туктамыйча җырлаячаклар. Җырларның гомуми озынлыгы нәкъ менә шундый», – дип сөйләде проект авторы Шамил Садыйков.
Тугыз җыентыкта коллективның өч составы катнашында 72 җыр тупланганлыгы билгеле.
«СалаваТик» төркеме үз эшен дәвам итә. Якын киләчәктә сабыйлар өчен туган телдә файдалы видеоларның саны арта барыр дип өметләнәбез.
Җыентыклар YouTube, Rutube һәм «VK Видео» видеохостингларында урнаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз