news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«СалаваTIK» балалар проекты «Сәмрух» премиясендә «Бер дулкында» номинациясендә җиңде

«СалаваTIK» балалар проекты «Сәмрух» премиясендә «Бер дулкында» номинациясендә җиңде
https://selet.biz/search/

«Сәмрух» VIII Ел премиясендә «СалаваTIK» балалар проекты «Бер дулкында» номинациясендә җиңде. Жиңүчеләрне кичә Казанда «Пирамида» күңел ачу комплексында игълан иттеләр.

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова хис-кичерешләре белән уртаклашты.

«Биредә иң әйбәт сәлкешләрне, әйдаманнарны, «башҗитәкләр»не, клубларны ел саен билгеләп үтәләр. «Сәмрух» премиясе «Сәләт» өчен «Оскар» инде ул. Алар «Бер дулкында» дигән матур номинация булдырган. Без алып барган юнәлешнең төп максаты - ул балаларыбызга туган телдә аралашырга мөмкинлекләр тудыру, телне һәм шәхесне үстерү. Үз исемемнән «Сәләт» җитәкчелегенә зур рәхмәтемне белдерәм», – диде Зилә Хөснетдинова.

Аның сүзләренчә, «Сәләт»леләр «СалаваTIK»ларны бик якын итә. «Өч ел элек «Асылшташ» «Сәләт» мәктәбе ачылды. Анда безнең төркемнән Сәидә исемле кызыбыз укый. «Сәләт»нең нәниләре СалаваTIKны аеруча якын күрә», – диде ул. 

Зилә Хөснетдинова әлеге җиңүләрен беренче булуын искәртте. «Балалар җиңүебезгә бик шатланды. Бу безнең беренче дипломыбыз. 2 февраль көнне безнең төркемгә ике яшь тулды. Шул вакыт эчендә 42 җыр яздырдык, 21 концерт бирдек, видеолар 2,5 млн карау җыйды. Алга таба җиңүләребез күбрәк булыр дип, эшебезне дәвам итәбез», – дип сөйләде ул.

Шулай ук әлеге номинациядә «Саф» балалар радиосы һәм композитор Эльмир Низамов җиңүче булды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100