news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салават Юзеевның татарметражкасын Санкт-Петербургта күрсәтәчәкләр

Салават Юзеевның “Киллер” кыскаметражлы фильмы Санкт-Петербургта уздырыла торган Халыкара кыскаметражлы кино һәм анимация фестиваленә алынган.

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Салават Юзеевның “Киллер” кыскаметражлы фильмы Санкт-Петербургта уздырыла торган Халыкара кыскаметражлы кино һәм анимация фестиваленә алынган. Бу хакта фильмның продюсеры Марина Галицкая хәбәр итә.

Искәртеп үтәбез, фестиваль әле яңа – ул 2017 елдан башлап кына уздырыла. Фестиваль ел дәвамында бара. Бөтен дөнья буйлап сайлап алынган фильмнар Санкт-Петербургның төрле кинозалларында күрсәтелә. Фестивальнең темасы алдан игълан ителә. Хәзерге вакытта Интернетка һәм хатын-кызларга багышланган фильмнар кабул ителә. Аларның озынлыгы 15 минуттан артмаска тиеш.

“Киллер”да сюжет гашыйк пар тирәсендә бөтерелә. Егет – киллер. Кыз сөйгәненә гадәти булмаган үтенеч белән мөрәҗәгать итә, әмма егеткә аны үтәү җиңел булып чыкмый. Рольләрдә – Минвәли Габдуллин белән Ләйсән Дусаева, шулай ук Айгөл Миңнуллина, Артур Шәйдуллин, Алинә Ризванова.

Сценарий авторы - Ркаил Зәйдулла. “Киллер” - “Татарометражкалар: мәхәббәт һәм үлем турында мәзәк хәлләр” дигән гомуми исем астындагы кыска метражлы фильмнарның берсе. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100