Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Салават Юзеевның "Мин – киллер" фильмы Калининград кинофестивалендә катнаша
Фильм Калининградта уза торган "Короче" кыска метражлы V Россия кинофестивале программасына кертелгән.
(Казан, 3 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Салават Юзеевның татарометражкаларының берсе – “Мин – киллер” исемлесе быел Калининград шәһәрендә уза торган “Короче” кыска метражлы V Россия кинофестивалендә катнаша. Бу хакта фильмның продюсеры Марина Галицкая хәбәр итә.
Фильмның операторы – Дмитрий Передня, композитор – Радик Сәлимов, монтаж – Рөстәм Галиев. Рольләрдә – Ләйсән Дусаева, Минвәли Габдуллин, Артур Шәйдуллин. Сценарий авторы – Ркаил Зәйдулла.
Кинофестивальнең рәсми сайтына урнаштырылган программада фильмның 20 августта “Заря” кинотеатрында күрсәтеләчәге әйтелгән.
Искәртеп узабыз, татарометражкаларның төп идеясе – милли жанрлы кинематограф булдыру һәм ул иң популяр комедия жанры аша тормышка ашырыла башлаган. Татарометражкаларның инде ике сезоны чыкты. Һәр сезонда кыска метражлы өчәр фильм. Алар барысы да татар телендә һәм русча субтитрлар белән бара.
Хәзерге вакытта татарометражкаларның яңа сезоны актив рәвештә кинофестивальләрдә катнаша. Шул ук вакытта киностудия өченче сезон татарометражкалар өчен краудфандинг ысулы белән акча җыя башлаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз