news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салават Юзеевның “Күкшел егетләре” фильмы Уфада “Көмеш акбүзат” кинофестивалендә катнаша

Кинофестиваль Уфада 17–19 декабрь көннәрендә үтә.

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар кинорежиссеры һәм язучысы Салават Юзеевның “Күкшел егетләре” этнографик документаль фильмы Уфада узачак “Көмеш акбүзат” халыкара милли һәи этник кино фестивалендә катнаша. Кинофестивальнең рәсми сайтында урнаштырылган конкурс программасында “Күкшел егетләре” - бердәнбер Татарстан фильмы.

Кинофестиваль Уфада 17 – 19 декабрь көннәрендә үтә. Ул Башкортстан башкаласында дүртенче ел рәттән уздырыла.

Мәгълүмат өчен. “Күкшел егетләре” документаль фильмы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы субсидиясе хисабына Кукмара районының Күкшел авылында төшерелгән. Фильмда бу авылда сакланып калган Сөрән салу яки, Рекрут йоласы сурәтләнә. Фильмны төшерү төркеме Күкшел авылына йола үткәрелгән көнне кайткан, йоланы төшергән, йола барышында егетләр һәм авыл кешеләре белән сөйләшкән. Егетләр башкарган рекрут җырларының текстлары да бирелгән.

“Рекрут йоласы - Нократ татарларына, ягъни, Вятка буенда яши торган татарларга хас йолаларның берсе. Этнографик хезмәтләрдә ул Сабан туе алды йоласы буларак бара.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100