news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салават Юзеев: Тамашачының документаль фильм карарга килүе - шатлык

Казан халыкара мөселман кинофестивале кысаларында "Родина" кинотеатрында Салават Юзеев фильмнарының ретроспективасы бара.

(Казан, 9 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Казан халыкара мөселман кинофестивале кысаларында "Родина" кинотеатрында Салават Юзеев фильмнарының ретроспективасы башланып китте. Тамашачы башта 3нче залда өч документаль фильм карый алачак. "Зал тулы. Тамашачының документаль фильм карарга да килүе - сөенеч. Аларның икесе инде күптән төшерелгән һәм үз вакытында фестивальләрдә катнашкан иде. Ә берсен - "Күкшел егетләрен" - әле тамашачы күреп өлгермәде, - ди Салават Юзеев.

Документаль фильмнардан соң тамашачыга "Корбан-роман" тәкъдим ителәчәк. Ә иртәгә кинотеатрның 1нче залында 1нче һәм 2нче сезон татарометражкалар күрсәтеләчәк.

Салават Юзеев татарометражкаларның берсе - "Киллер" дип аталганы - шушы көннәрдә Анапада "Киношок" фестивалендә күрсәтелүен билгеләп узды. Фильмның продюсеры - Марина Галицкая, һәм ул картинаны тамашачыга үзе тәкъдим итә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100