news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салават Юзеев һәм Yummy Music татар инди-музыкасы турында веб-сериал тәкъдим итә

«Ехали татары» проекты геройлары — рок, рэп, инди-фолк жанрларын татар телендә уйнаучы музыкантлар», — ди оештыручылар.

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 3 февраль 19.00 сәгатьтә Татарстанның Милли китапханәсендә Салават Юзеев һәм Yummy Music лейблы «Ехали татары» дип аталган бәйсез татар инди-музыкасы турында төшергән веб-сериалын күрсәтәчәк.

«Ехали татары» веб-сериалы премьерасы алдыннан тамашачылар өчен артистлар чыгыш ясаячак. Соңыннан режиссер һәм проектның геройлары белән фикер алышу узар дип көтелә. «Ехали татары» — режиссер, язучы, драматург һәм рок-музыка сөюче Салават Юзеевның яңа проекты. Проект геройлары — рок, рэп, инди-фолк жанрларын татар телендә уйнаучы музыкантлар», — дип хәбәр итә музыкант һәм журналист Рәдиф Кашапов.

Аның әйтүенчә, Салават Юзеев геройларын экскурсия, рәсем ясау, Казан артында җәяү йөрү яки концертка әзерлек вакытында, тамаша репетициясендә, хәтта балалар белән дәрес үткәргәндә дә төрле халәттә тотарга тырыша. «Татар музыкасы алар өчен нәрсә? Ни өчен шушы авыр эш белән шөгыльләнәләр? Геройлар шул һ.б. сорауларга җавап табарга тырыша. Юзеев исә аларның сәхнәдән тыш тормышын сурәтләп бирә», — ди ул.

Сериалны карар өчен шушы сылтамага кереп бушлай теркәлү узарга кирәк. Китапханәгә керү өчен QR-код таләп ителә.

Рәдиф Кашапов — qaynar лабораториясе вокалисты, Yummy Music лейблының креатив директоры. Оскар Юнысов — Gauga төркеме лидеры. Җырлар яздыру — Juna төркеме. Вокал — Зәринә Вилданова. Видеода УСАЛ рэперы да катнаша. «Рок мәктәбе»ндә балалар белән шөгыльләнүче — Ренат Әхмәтшин (Карт Аяк төркеме).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100