Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Салават Юзеев мәхәббәт һәм өчпочмак турында фильм төшерергә җыена
Кинорежиссер бу проектны "татарометражкаларның тулы метрга күчкән дәвамы" дип атады.
(Казан, 20 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кинорежиссер Салават Юзеев “Өчпочмак көне” дип аталган яңа фильм төшерергә җыена. “Татар-информ” хәбәрчесе Салават Юзеевны «Печән базары» яңа татар мәдәнияте фестивалендә очратты. Ул “Черек күл” паркына яңа проекты өчен партнерлар табу теләге белән дә килгән иде.
«Печән базары» яңа татар мәдәнияте фестивале программасында татар ашларына да, татар киносына да зур урын бирелгәнлектән, биредә ашчылар белән кинематографистларга уртак тел табу мөмкинлеге бар.
“Фильмның сценарие бар инде. Ул мәхәббәт турында. Ә төп герой – авыл тракторчысы. Сюжет буенча, өчпочмак ашау буенча бәйге үткәрелә”, – дип проектның кайбер серләрен ачты кинорежиссер “Татар-информ” хәбәрчесенә.
Салават бу проектны “татарометражкаларның тулы метрга күчкән дәвамы” дип атады.
“Мин хәзергә проектыбызны прокат яки фестиваль өчен дип әйтә алмыйм. Без татарометражкаларны прокат өчен дип төшергән идек. Әмма аларны бик теләп төрле кинофестивальләргә алалар”, – ди Салават Юзеев.
Искәртеп узабыз, шушы көннәрдә татарометражкаларның берсе – “Мин – киллер” дип аталганы, Калининградта “Короче” фестиваленә катнаша.
Мәгълүмат өчен: кичә “Черек күл” паркында “Печән базары” фестивале узды. Фестиваль программасының быелгы яңалыгы – ачык һавадагы кинотеатр. 20.00 сәгатьтә – көн караңгылангач татарча фильмнар күрсәтелде. Тамашачыга татар кинорежиссерлары Илшат Рәхимбай, Байбулат Батулла һәм Салават Юзеев фильмнары тәкъдим ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз