news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салават Юзеев «Гашыйклар тавы» фильмын төшерү өчен матур табигатьле урын эзли

Салават Юзеев «Гашыйклар тавы» фильмын төшерү өчен матур табигатьле урын эзли
Рамил Гали

Салават Юзеев әтисе әсәре буенча «Гашыйклар тавы» фильмын төшерү өчен матур табигатьле урын эзли.

«Фильмны сентябрь аенда төшерә башларга җыенабыз. Сценарий әзер. Кастинглар башланды. Әмма әле локацияләр сайланмаган. Ул бик матур табигатьле урын булырга тиеш», - диде Салават Юзеев «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Гашыйклар тавы» фильмын төшерүче команда локацияләр буенча тәкъдимнәр өчен ачык.

Фильм «Татар халкының милли тәңгәллеген саклау дәүләт программасы» кысаларында төшереләчәк. Фильмның сценаристы һәм режиссеры – Илдар Юзеевның улы, варисы Салават Юзеев. Фильмның идея авторы һәм продюсеры – «Татаркино» оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова.

Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев «Гашыйклар тавы» повесть-поэмасын 1985-1986 елларда язган. Әсәр 1992 елда Чаллы татар дәүләт театрында куелган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100