news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салават Юлаевның туган көнен Эстониядә билгеләп үткәннәр

Эстониянең Палдиски шәһәрендә Салават Юлаев истәлегенә Коръән сүрәләре, милли башкорт уен коралы — курай моңнары яңгыраган, һәйкәлгә чәчәкләр утыртылган.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Кичә Эстониядә Салават Юлаев гомеренең соңгы 25 елын үткәргән кечкенә Палдиски шәһәрендә башкорт халкының милли героеның 266 еллыгын билгеләп үткәннәр. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Биредә Коръән сүрәләре, милли башкорт уен коралы — курай моңнары яңгыраган, һәйкәлгә чәчәкләр утыртылган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгына «Агыйдел» Таллин башкорт мәдәни җәмгыяте җитәкчесе Флүзә Хәйруллина сөйләгән. 

Эстониядә, Палдиски шәһәрендә (Рогервик ныгытмасы) башкорт халык герое Салават Юлаевка һәйкәл куелган. Салават Юлаев бюстының күчермәсен Тамара Нечаева чуеннан ясаган, бюстның авырлыгы 214 кг, биеклеге 1 метр.

Эстон, рус һәм инглиз телендәге язмалы мемориаль такта Палдиски шәһәре мэриясенең элекке бинасы диварына урнаштырылган. Анда Салават Юлаев 1775-1800 елларда гомеренең соңгы елларын үткәргән.

Таллинның «Агыйдел» башкорт мәдәни җәмгыяте башкорт халкының милли герое Салават Юлаев турындагы истәлекне кадерләп саклый. Рогервик ныгытмасында Салават Юлаев әтисе Юлай Азналин белән гомерлек сөргенгә озатылган булган. Эстониянең башкорт диаспорасының актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә бүген Палдискада яшәүче һәр кеше Салават Юлаевның кем икәнлеген белә, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100