news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Салават Юлаев исемендәге Башкортостан Дәүләт премиясе лауреатлары мәгълүм

Салават Юлаев исемендәге Башкортостан Дәүләт премиясенең әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендәге 2016 ел лауреатлары билгеле.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Башкортостан Республикасы башлыгы указы нигезендә Салават Юлаев исемендәге Башкортостан Дәүләт премиясенең әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендәге 2016 ел лауреатлары билгеле булды.

Премия Нестеров исемендәге Башкортостан дәүләт сәнгать музее директоры Айрат Терегуловка «Акбүзат: башкорт эпосы» һәм «Akbuzat: A Bashkirian Epic» китапларында басылган иллюстрацияләре сериясе өчен; Башкортостан дәүләт опера һәм балет театры артистлары Гөлсинә Маулукасова һәм Илдар Маняповка театр-сәхнә сәнгатен үстерүдәге өлешләре һәм башкару осталыклары өчен бирелә.  

news_right_1
news_right_2
news_bot