news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Салават Юлаев" хоккей командасына беренче тапкыр чит ил тренеры билгеләнде

Плей-оффның беренче раундында "Ак Барс" хоккейчыларына оттыргач, баш тренер Игорь Захаркинны отставкага озатканнар иде.

(Казан, 24 март, "Татар-информ"). Уфаның "Салават Юлаев" хоккей командасына баш тренер итеп Финляндия белгече Эркка Вестерлунд билгеләнде. 59 яшьлек тренер белән килешү 2 елга төзелгән. Эркка Вестерлунд – "Салават Юлаев" тарихында беренче чит ил тренеры.

Эркка Вестерлунд тренерлык эшчәнлеген 1981 елда Финляндиядә башлап җибәргән. Төрле клубларда эшләүдән тыш, аның үз илендә үсмерләр, яшьләр һәм төп җыелма командасын җитәкләгәне булды. Ул эшләгәндә Финляндия җыелма командасы Олимпия уеннары һәм дөнья чемпионатында призер булганы бар. 2009 елда ул Финляндиядә хоккееның Дан залына да кертелде. 2014-2016 елларда Континенталь хоккей лигасында чыгыш ясаучы "Йокерит" (Хельсинки) командасының баш тренеры вазифасын башкарды.

Исегезгә төшерәбез, плей-оффның беренче раундында "Ак Барс" хоккейчыларына оттыргач, "Салават Юлаев" клубы җитәкчелеге баш тренер Игорь Захаркинны отставкага озаткан иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100