news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Салават Юлаев» хоккей клубының өч уенчысы коронавирус инфекциясе йоктырган

«Салават Юлаев» командасы, Казанның «Ак Барс» хоккей клубыннан ике очкога гына калышып, Континенталь хоккей лигасының Көнчыгыш конференциясе турнир таблицасында дүртенче урынны били.

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ», Артур Хәлилуллов). «Салават Юлаев» (Уфа) хоккей клубының өч уенчысы коронавируска уңай тест тапшырган.

«Чемпионат» порталы хәбәр иткәнчә, «Салават Юлаев» командасы, Казанның «Ак Барс» хоккей клубыннан ике очкога гына калышып, Континенталь хоккей лигасының Көнчыгыш конференциясе турнир таблицасында дүртенче урынны били.

Континенталь хоккей лигасы КХЛ составындагы дүрт клуб уенчыларының коронавирус инфекциясе йоктыруына бәйле 15 факт турында хәбәр иткән иде. Шулай ук Екатеринбург командасында коронавируска ясалган тест нәтиҗәләре аркасында «Автомобилист» һәм «Йокерит» командалары арасындагы матч та кичектерелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot