news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салават: Тукай премиясе биш елга бер генә бирелергә тиеш

Салават: Тукай премиясе биш елга бер генә бирелергә тиеш
Солтан Исхаков

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе биш елга бер мәртәбә генә бирелергә тиеш дип саный. Бу турыда ул Әлфия Авзалова исемендәге III Халыкара фестиваль-конкурска багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

«Миңа калса, Тукай премиясе биш елга бер генә бирелә торган премия. Анда ел саен талаш, ел саен бәхәс. 2008 елда Тукай премиясен миңа, Башкортстаннан килүчегә һәм бер чуваш милләтеннән булган рәссамга бирделәр. Бу бик бәхәсле, зур мәсьәлә. Әгәр дә ул Татарстанның иң зур Дәүләт премиясе икән, ул ел саен бирелергә тиеш түгел. Талантлар көн саен тумый. Аны кайвакыт кемгә бирергә белмичә, аптырап бетәләр», – дип сөйләде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100