news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салават театрында мәрхүмә Нәркәс Юмагуҗинаның «Иң яхшы актер» премиясен иренә бирделәр

Салават дәүләт башкорт драма театрында 90нчы – юбилей сезоны тәмамланды. Юбилей сезоны ябылган көнне Рөстәм Хәкимов сәхнәләштергән «Ынйыкай белән Юлдыкай» спектакле күрсәтелде. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.

Театрның матбугат хезмәтендә агентлыкка хәбәр итүләренчә, театрның баш режиссеры Лиана Нигъмәтуллина сезон нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы актер» премиясе иясен атаган. Әлеге сезонның иң яхшы актерын театр коллективы бертавыштан сайлаган, вакытсыз вафат булган Башкортстанның атказанган артисты Нәркәс Юмагуҗина шушы исмегә лаек дип табылган.

Бу сезонда «Ынйыкай белән Юлдыкай» спектакленең премьерасы булды, ул анда соңгы төп ролен башкарды. Бүләкне актрисаның ире, театрның сәнгать җитәкчесе, Башкортстанның атказанган артисты Мирас Юмагуҗин кабул итеп алды.

«Иң яхшы актерга акчалата премия 1993 елдан бирле тапшырыла. Аны эшкуар Салават Исхаков гамәлгә куйган. Бу проектка 30 ел булды, республиканың театраль картасында аның тиңдәше юк», - дип искәртте театрның матбугат секретаре Динә Бәширова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100