news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салават театры яман шештән вафат булган Нәркәс Юмагузина истәлегенә спектакль куйды

Салават дәүләт башкорт драма театры Бану Каһарманова пьесасы буенча «Язмыш математикасы, ягъни 1+1=3» яшьләр драмасының премьерасын тәкъдим итте. Спектакльнең режиссер-куючысы, музыкаль бизәлешне ясаучысы Лиана Нигъмәтуллина, рәссамы Юлия Сираҗетдинова, хореографы Лилия Зәйнышева булган. «Башинформ» шул хакта хәбәр итә.

«2022 елның көзендә мин Уфада «Замандаш» режиссерлык лабораториясендә катнаштым. Бу пьесаны сайладым һәм актерлары белән эскиз эшләдем. Без аны лабораториядә катнашучыларга, театр тәнкыйтьчеләренә күрсәттек һәм аны 2023 елда үз сәхнәбездә куярга булдык», - дип сөйләде режиссер Лиана Нигъмәтуллина.

«Пьесаның төп темасы – яман шеш. Һәм без бу спектакльне хезмәттәшебез, Башкортстанның атказанган артисты Нәркәс Юмагузинага багышладык», - диде ул.

Режиссер сүзләренчә, актриса яңа спектакльдә Резеда ролен уйнарга тиеш булган, кызганычка, ул вафат.

«Башинформ» язганча, артистны тернәкләндерүгә акча җыю турында игълан иткәннәр иде, тик Нәркәс операциядән соң вафат булды.

Пьеса авторы, журналист, Шаһит Ходайбердин исемендәге премия лауреаты Бану Каһарманова да премьерага килде.

«Спектакль чын вакыйгаларга нигезләнгән. Мин аны вакытсыз киткән балалар Раян Әхмәдиевка белән Фәнгыйз Сәгыйтовка багышладым, аларга мин волонтер буларак ярдәм иттем. Миңа спектакль ошады, бүгенге аудитория гаҗәпләндерде, ул куелышны бик яхшы кабул итте. Минем пьесаны сайлаган һәм аңа Салават театры сәхнәсендә тормыш биргән өчен режиссерга, артистларга, театр җитәкчелегенә рәхмәт», - диде Бану Каһарманова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100