news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Салават Татарстан Рәисен сайлау турында: 15 сентябрьдә бер-беребезне котлаячакбыз!

Салават Татарстан Рәисен сайлау турында: 15 сентябрьдә бер-беребезне котлаячакбыз!

Бүген, 17 июльдә, Балтач бистәсенең «Яр буе» паркында, Шушма елгасы ярында, «Безнең ишегалды» күршелек фестивале узды. Чара районның актив кешеләрен җыйды һәм биш ел дәвамында Татарстанның бик күп торак пунктларындагы ишегалларын төзекләндергән һәм тормыш сыйфатын сизелерлек дәрәҗәдә арттырган төзекләндерү программасының йомгаклары турында фикер алышу мәйданчыгы булды.

Фестиваль барышында катнашучылар 2020 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы нигезендә «Бердәм Россия» партиясе инициативасы белән эшли башлаган «Безнең ишегалды» программасы аларның муниципалитетын ничек үзгәртүе турында сөйләде.

Кичәнең махсус кунагы – Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты, иҗтимагый ярдәм штабы әгъзасы Салават Фәтхетдинов.

«Без Татарстанда яшибез һәм барысыннан да яхшырак булырга тырышабыз. Монда шик тә юк. Иң мөһиме – 15 сентябрьдә без бер-беребезне җиңү белән котлаячакбыз. Ышанычлы җиңү белән!» –диде җырчы, 14 сентябрьдә узачак Татарстан Республикасы Рәисе сайлаулар турында искәртеп

Фестивальнең рәсми өлеше бүләкләү тантанасы белән тәмамланды: «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруда актив катнашкан күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә Рөстәм Миңнехановның рәхмәт хатлары тапшырылды.

Балтач районы матбугат хезмәте фото һәм видеосы

news_right_1
news_right_2
news_bot