Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Салават Рәхимов: Мин ришвәтне алырга да, бирергә дә тиеш түгел дигән фикер яшәргә тиеш
Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү нәтиҗәләре буенча, ЮХИДИ идарәсе, сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәләре ришвәт алу һәм бирү буенча “кара” исемлек башында.
(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Алёна Низамова). Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү нәтиҗәләре буенча, ЮХИДИ идарәсе, сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәләре ришвәт алу һәм бирү буенча “кара” исемлек башында тора. Бу хакта Татарстан Президентының Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре идарәсе вәкиле Салават Рәхимов «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Адымнар» тапшыруына биргән интервьюсында белдерде.
“Кызганычка каршы, безнең халыкта шоколад яки матур-матур эчемлекләр бирүне ришвәткә тиңләмиләр. Бу гамәлне рәхмәт сүзе генә дип уйлыйлар. Ләкин мондый уйлар булырга тиеш түгел. Гражданнарда мин ришвәтне алырга да тиеш түгел, бирергә дә тиеш түгел дигән фикер яшәргә тиеш. Бу очракта гына ришвәтчелеккә каршы көрәштә уңышка ирешеп була”, - сөйләде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз