news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салават Рәхимов: Коррупциясез өлкә юк

Татарстан ришвәт белән көрәшү сәясәте буенча үрнәк саналса да, без үзебезне тәнкыйтьли белергә тиеш ди дәүләт хезмәткәре.

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Алёна Низамова). Татарстан ришвәт белән көрәшү сәясәте буенча үрнәк санала, әмма бездә ришвәт алынмый торган өлкә юк. Бу хакта Татарстан Президентының Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре идарәсе вәкиле Салават Рәхимов «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Адымнар» тапшыруына биргән интервьюсында белдерде.

"Безнең федераль хөкүмәт вәкилләре сүзләре буенча, Татарстан төбәктә антикоррупцион сәясәт ул үрнәк булып тора. Әмма дә ләкин, барыбер без бу яктан үз-үзебезне тәнкыйтьли белергә тиеш, әлбәттә, бүген коррупция юк дигән өлкәне бүген әйтә алмыйбыз", -дип сөйләде ул.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100