news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салават Миңнеханов белән Гүзәлем «Әнием» клибының премьерасын күрсәтте

Клипта Салават Миңнеханов белән Гүзәлемнең якын туганнары гына төшкән.

Салават Миңнеханов белән Гүзәлем «Әнием» клибының премьерасын күрсәтте
Михаил Захаров

Бүген, Әниләр көне алдыннан, Салават Миңнеханов белән Гүзәлем «KAZAN MALL» сәүдә үзәгендә урнашкан кинотеатрда «Әнием» клибының премьерасын күрсәтте.

Премьерага иҗади гаиләнең туганнары, дуслары, аларның иҗаты белән даими кызыксынучылар җыелды.

 

Фото: © Михаил Захаров

Клипта Салават Миңнеханов белән Гүзәлемнең ике яктан ата-аналары, якын туганнары төшкән. Анда гаилә әгъзаларыннан тыш башка кешеләр җәлеп ителмәгән. Клипта махсус эффектлар, катлаулы видео графикалары кулланылмаган.

«Без гаиләдә өч малай үстек. Мин уртанчысы. Яшь вакытта әнигә кызлар кебек иркәләнүләр булмагандыр инде. Клип төшергәндә башымны әнинең иңенә куйгач, бөтен борчулар беткән кебек тоелды. Үземне бала вакытыма кайткан кебек хис иттем. Миңа бик рәхәт булды. Киләчәктә башымны әниемнең иңенә ешрак салачакмын. Рәхмәт сиңа, әнием!» – диде Салават Миңнеханов.

Салават Миңнеханов

Фото: © Михаил Захаров

Җырчының әнисе Зөлхия Миңнеханова клипта төшү кичерешләре белән уртаклашты. «Башта бик дулкынландык, борчылдык. Миңа рольдә ясалма образга керәсе булмады – тормыштагыча, ничек бар, шулай төштем. Миңа калса, бик әйбәт чыкты», - диде Зөлхия Миңнеханова.

Зөлхия Миңнеханова

Фото: © Михаил Захаров

Гүзәлем тамашачылар белән сирәк очрашуларын белдерде. Җырчыларның соңгы концертлары дүрт ел элек булган.

«Татар эстрадасында әниләр турында күбесенчә моңсу җырлар яңгырый. Безнең позитив формада җыр яздырасыбыз килде. Ул бик уңышлы булды. Җыр чыгуга, социаль челтәрләрдә таралды. Кешеләр ул җырга әниләренә багышлап видеолар ясыйлар, социаль челтәрләрдә безне билгеләп куялар. Кайтавазлардан без җырның киләчәге бар икәнен аңладык һәм клип та төшерергә булдык. Без аны, актерлар җәлеп итмичә, гаилә архивыбызга кертеп калдыра торган итеп ясадык. Ул шуның белән үзенчәлекле дә», - диде Гүзәлем.

Гүзәлем

Фото: © Михаил Захаров

Гүзәлем клипның 27 ноябрьдә музыкаль телеканалларда, социаль челтәрләрдә чыгачагын әйтте.

Салават Миңнеханов «Татар-информ» хәбәрчесенә клипны төшерү чыгымнарын бөтенләй санамаганын әйтте. «Аның максаты акча эшләү, зур аудитория җыю түгел, ә кешеләргә гаилә кыйммәтләрен, матурлык күрсәтү», - диде ул.

Җырчы фикеренчә, клиплар тамашачы күтәреп алган очракта гына күп карау җыя ала. «Күзәткәнем бар: кайвакыт зур чыгымнар белән төшерелгән видеолар әз карала, ә өч тиенлекләре яхшы тарала. Видеоның халык күңеленә үтеп керүе чыгымнардан тормый», - диде Салават Миңнеханов.

«Әнием» җыры Нәфисә Вафина сүзләренә һәм Айнур Сабирҗанов көенә иҗат ителгән, аранжировкасын Рафис Камалов ясаган. Клипның режиссеры – Салават Миңнеханов үзе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100