news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем клибындагы әби-бабай Азнакай районы Чалтаймас авылында яши

"Мин татарча сөйләшәм” тапшыруына реклама да ясап өлгергән Тәслия апа.

(Азнакай, 12 апрель, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Салават Миңнеханов һәм Гүзәлемнең “Ай-яй-яй” һәм “Кил, кил” җыр клипларын караган һәркемне андагы әби-белән бабай кызыксындырмый калмагандыр. Баксаң, Азнакай районы Карамалы Елга (Чалтаймас) авылында алты дистә ел бергә гомер кичерүче Тәслия һәм Язкәр Җиһаншиннар икән алар, дип яза районның 2Маяк" газетасы.

Ә клипка эләгү тарихы болайрак. Кечкенәдән атларга гашыйк булып үсә Язкәр. Армиягә киткәнче колхоз атларын карый. 5 ел Германиядә хезмәт итәргә туры килә аңа. “Кем булып эшләдең?” – дип сорагач, көтүче сүзенең русчасын әйтә алмый торган да: “Тракторист”, – дигән ул. Шуннан аны танкка утыртканнар. Өйрәнгән танк иярләргә дә. Армиядән соң, чыннан да, “Ленин юлы” колхозында тракторчы булып эшли башлый.

Бөгелмә районы күрше Яшәр авылыннан Тәслиясен исә һич тә тимер айгырда түгел, кыңгыраулы атларда килен итеп алып кайткан. Аннан алар икәүләп колхоз малларын көтәләр. Монда да дүрт аяклы дусты өстеннән төшмәгән Язкәр ага. Менә хәзер дә хуҗалыгында ат тота.

– Шуның белән бакчаны сөрәм, печәнгә, себеркегә, җиләккә йөрибез. Салаватлар белән дә урманга барган чакта очраштык. Алар безнең авыл Сабан туе мәйданында клип төшереп яталар иде. Печәнгә бару да онытылды, сөйләшеп-танышып киттек. Аннан алар безгә килеп, ике яңа җыр яздырдылар, – ди.

Дүрт ул һәм бер кыз үскән бу гаиләдә.

– Ни тотса, шуны булдыра. Балалар яланаяк йөрмәде, бияләен, оекбашын бәйләде, аш-суга да оста, – ди гаилә башлыгы җәмәгате турында.

– Хәзер генә тешләр коелып бетте, сиксәннең аръягына чыктык бит инде. Яшь чагында Язкәр бик чибәр, бөдрә чәчле, ут егет иде, – ди Тәслия апа.

Гаилә ныклыгының серен исә бик гади генә итеп әйтеп бирде:

– Сабыр итәргә кирәк тормышта.

Нәкъ җырдагыча: “Карчык, мине сине яратам!” – дип, Язкәр абый Тәслия апаны гомерлек яр иткәненә шатланып, аңа рәхмәтле булып, ә Тәсилия апа “табак-савыт шалтыраганда” эшне зурга җибәрми, ирне майлап-көйләп яши. Инде таралып-үлеп бетә язган авылларына җан өрелүгә дә куаналар. Әнә, ерактан ук мәчете балкып тора, аны бөтен авылдашлар, иганәчеләр белән бергәләп күтәрделәр. Чалтаймаста яңадан-яңа нигезләр калка. Өйләргә газы, суы кергән, авыл шәһәргә асфальт юл белән тоташкан. Элеккеләрнең төшенә дә кермәгән бит бу рәхәтлекләр. Ә табигате! Оҗмах почмагы дисәң, һич аттыру булмас.

Лена Гыймаева кебек авылның киләчәге өчен җан итеп яшәүчеләр көче белән менә ике дистә еллап инде гөрләтеп Сабан туе уза Чалтамайста. Нәкъ әнә шул бәйрәмдә Салават белән Гүзәлем дә гашыйк булып китә аның матурлыгына. Хәзер инде биредә аларның үзләре койган “йолдызлары” яши.

Казанга концертларына да чакыралар Тәслия апа белән Язкәр абыйны.

– Кол Шәриф мәчетен, Кремльне күреп, зур тамаша кылып кайттык. Сәхнәгә чыктык, бик күңелле булды, – ди алар.

Шул арада “Мин татарча сөйләшәм” тапшыруына реклама да ясап өлгергән Тәслия апа.

Менә шундый җор күңелле, елларга сер бирми, тормышның һәр мизгеленнән ямь табып яши торган кешеләр алар Чалтаймастан Җиһаншиннар,  диелә район газетасында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100