news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Салават күперендә чит ил машинасы пассажиры юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән

Салават күперендә чит ил машинасы пассажиры «Лада» белән юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән.

Юл-транспорт һәлакәте турында социаль челтәрләрдә шаһитлар хәбәр итте. Урында медицина хезмәтләре эшләгән.

«Татар-информ»га Казан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, Mazda һәм «Лада Калина» машиналары бәрелешкән. «Лада» йөртүчесе каршы килүче чит ил машинасына юл бирмәгән.

31 яшьлек Mazda пассажиркасы җәрәхәтләр алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot