news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Салават күпере» журналы татарча мультфильмнар төшерә башлады

«Салават күпере» журналы укучыларын маҗаралы әкиятләр, кызыклы уеннар, мультимедиа проектлар белән һәрдаим сөендереп тора.

2026 елдан редакция хезмәткәрләре нәни укучыларын өр-яңа проект – бармак театры һәм үзләре ясаган мультфильмнар белән шатландыра башлады.

«Журналны таныту максатыннан, без еш кына балалар бакчасына барабыз, тәрбиячеләр белән очрашулар оештырабыз. Тәрбиячеләргә «Салават күпере» журналы, үзебезнең проектлар турында сөйлибез, аларга кирәкле шөгыльләр, уеннар хакында фикер алышабыз. Шундый очрашуларның берсендә тәрбиячеләр бармак театры кирәклеге турында әйтте, шуннан бу идеяне тормышка ашырырга булдык», – ди баш мөхәррир урынбасары Гөлназ Ярмиева.

Гыйнвар саныннан журналда дөнья күргән һәр әкияткә бармак театры да тәкъдим ителә. Ул курчакларны кисеп, бармакларга киеп уйнап була.

Ә редакциянең иң зур яңалыгы – әкият буенча төшерелә торган мультфильмнар. Бүгенге көндә инде өч мультфильм әзер. Алар – Гөлнара Хәйдәрова әкиятләре буенча төшерелгән «Батырлык мөгезләре», «Дуслык көче» һәм «Алтын балык» мультфильмнары. Мультфильмнарның рәссамы – Әлфия Йосыпова, нейрорежиссёры – Мария Улыбина. Персонажларны «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары хезмәткәрләре үзләре тавышландырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot