news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Салават күпере» микрорайонында күп профильле сырхауханә киләсе елда төзелә башлаячак

«Салават күпере» микрорайонында киләсе елда күп профильле сырхауханә төзи башлаячаклар.

«Җир һәм акча бүлеп бирелгән, проект әзер. Бу ике еллык проект. Мәйданы 10 мең квадрат метр булыр дип ниятләнә, анда олылар һәм балалар бүлекләре бер түбә астында урнашачак», - диде Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков.

Идел буе районындагы Республика балалар клиник хастаханәсе кебек үк, Яңа Савин районында да зур балалар хастаханәсе пәйда булачак. «Казанда зур балалар хастаханәсе төзелеше ниятләнә. Ул Казанның 1 нче, 8 нче балалар хастаханәсен, 18 нче шәһәр хастаханәсенең балалар бүлеген берләштерәчәк. Гаврилов урамында объектны проектлауга 80 млн сум акча бүлеп бирелгән. Проектны ел азагына әзерләячәкләр», - диде министр.

Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе базасында яңа перинаталь үзәк төзелеше дәвам иттерелә. Аның төзелешенә нигез ташы быел 1 мартта салынды. «2023 елның 30 августына бу объектны файдалануга тапшыру ниятләнә. Анда ЭКО бүлеге дә оештырылачак», - диде Марат Садыйков.

2023 елда беренчел звеноны модернизацияләү дәвам итәчәк, яңа җиһазлар сатып алыначак. Дәрвишләр бистәсендә балалар сырхауханәсе филиалы, Осиново бистәсендә олылар өчен сырхауханә төзелеше ниятләнә.

Чаллының 5 нче шәһәр сырхауханәсе өчен яңа бина төзеләчәк. Ашыгыч ярдәм хастаханәсендә яңа кардиология корпусын булдыру планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100