news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары «Әкият- PARTY» үткәрә

2 апрель, Халыкара балалар китабы көнендә, сәгать 14.00 дә «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары редакцияләре балалар өчен «Әкият- PARTY» дип исемләнгән бәйрәм үткәрә. Чара Шәрык клубында (Казан шәһ., Татарстан ур., 8 нче йорт) уза.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, әлеге бәйрәмнең махсус кунаклары «СалаваTik»лар булачак.

Күптән түгел «Салават күпере» журналы редакциясендә Гөлнара Хәйдәрованың «Нәни әкиятләр» китабы нәшер ителде. «Әкият PARTY» бәйрәмендә әлеге әкиятләрне балаларга Татарстанның танылган шәхесләре укыячак. Алар – Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры актёры, Татарстанның атказанган артисты Алмаз Гәрәев, танылган блогер, алып баручы, өч бала әнисе Айсылу Лерон, җырчы һәм алып баручы Рафил Җәләлиев, рэп жанрында җырлар башкаручы татар җырчысы Шәкүр (Алмаз Корбанов). Әкиятләрне шулай ук «СалаваTik» төркеме катнашучылары Булат һәм Эмилия дә укыр дип көтелә.

Шулай ук программада: балалар өчен кул эшләре, рәсем ясау буенча мастер-класс, интерактив уеннар, «Шәрык клубы»на кызыклы экскурсия дә булачак.

Бәйрәм чарасына әкияти образда яки берәр җәнлек маскасында килүче дусларыбызны күчтәнәч көтә, ди оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100