Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Салават Кубогы» җиңүчесе Габдулла Арифов үз призы - «Ока» автомобилен балалар йортына тапшырды
«Салават Кубогы» җиңүчесе Габдулла Арифов үз призы - «Ока» автомобилен балалар йортына тапшырды
(Чаллы, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Илисә Ганиева). Узган ялларда Чаллы ипподромында популяр җырчы, республиканың халык артисты һәм халыкара класслы спорт мастеры Салават Фәтхетдинов призларына традицион хәйрия автомобиль ярышлары узды. Тугызынчы «Салават Кубогы» кышкы трек автомобиль узышлары буенча Татарстан чемпионатының беренче этабына тәңгәлләштерелде. Ярышларны республиканың автомотоспорт федерациясе, чаллы хакимияте һәм «Салават» җыр театры оештырды. Салават үзе ярышта катнашмады.
Бу юлы узышта 35 кеше, шул исәптән, «Дакар-2005»тән кайткан «КАМАЗ-Мастер» командасы спортчылары Владимир Чагин һәм Фирдәвес Кәбиров катнашты. Дөрес, Фирдәвес Кәбиров беренче егермелеккә дә кермәде, ә Владимир Чагин 15нче урын алды.
Кышкы трек автомобиль узышлары буенча Татарстан чемпионатының беренче этабы җиңүчеләре һәм «Салават Кубогы» ияләре Казанның «Ягуар» клубы вәкилләре булды. Беренче урынны Габдулла Арифов яулады, икенче урында – Роман Васильев, өченчедә – Рафаэль Фаттахов. Алар барысы да спорт мастерлары. Габдулла Арифовка диплом, истәлек медале һәм кубоктан тыш, «Ока» автомобиле тапшырылды.
«Салават Кубогы»на узышлар – хәйрия ярышлары. Анда катнашкан һәркем ике мең сум күләмендә взнос түли. Традиция буенча җыелган акчаларның бер өлеше Чаллы балалар йортына тапшырыла. Бу юлы әлеге учреждениенең баш табибы Әлфинур Зыятдиновага балалар йорты ихтыяҗларына 40 мең сум тапшырдылар. Габдулла Арифов үзенең бүләк «Ока» автомобилен дә ятим балаларга бүләк итте. Моннан тыш, балалар йортына «Салават» җыр театрыннан бүләкләр тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз