news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Салават күпере» журналының яңа саны Тукайның Акбай персонажы рәсеме белән чыга

Акбай Шүрәле, Су анасы геройлары белән очрашып, балаларның күңелен күрәчәк, диде журналның мөхәррире.

«Салават күпере» журналының яңа саны Тукайның Акбай персонажы рәсеме белән чыга
Рамил Гали/архив

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Салават күпере» журналының яңа саны татар халкы шагыйре Габдулла Тукайга багышланган. Тышлыкта сурәтләнгән «Кызыклы шәкерт» шигыреннән Акбай персонажы балаларны шагыйрьнең әсәрләре белән таныштыра.

«Апрель — Тукай ае. Бөек шагыйребезнең тууына быел 135 ел. Журналыбызда Тукай әсәрләре урын алды. Ул Шүрәле, Су анасы белән очрашып, балаларның күңелен ачар. Тукайны искә алып, балаларның әдибебез әсәрләренә игътибарын җәлеп итәргә уйлыйбыз», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Салават күпере» журналының яңа санын, «СалаваTik», «Күңелле әлифба» кебек YouTube проектлары белән 8 апрель 13.00 сәгатьтә «Әкият» курчак театрының кече залында тәкъдим итәчәкләр. «Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтовның катнашуы көтелә», — диде ул.

Зилә Хөснетдинова сүзләренчә, кичә уен форматында узачак. «Кичәдә балалар үзләренең иң уңышлы җырларын башкарачак, кызыклы персонажлар булып киенеп чыгачаклар. Кичәгә килгән һәр кунакка күчтәнәч — Салават күперенең яңа саны биреләчәк», — диде ул.

Тамашаны дүрт яшьлек Зөбәйдә Гәрәева әтисе — Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Алмаз Гәрәев алып барачак.

«СалаваTik» - иң популяр, үз тамашачысын тапкан җырлы-биюле проект. Күпләр кечкенәдән тынлап, жырлап үскән татарча балалар жырларын бүгенге буынга аңлаешлы формада өйрәтү, таныту – проектның төп максаты.

Проект Татарстан Президенты каршындагы телләрне саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100