news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Салават күпере» журналының утыз еллык юбилеена кунакка блогер әниләрне чакыралар

Журналны 30 еллык юбилее белән котларга Лилия Муллагалиева, Айсылу Лерон, Алсу Фазлыева һ.б. билгеле шәхесләр киләчәк.

«Салават күпере» журналының утыз еллык юбилеена кунакка блогер әниләрне чакыралар
Рамил Гали/архив

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ» Зилә Мөбәрәкшина). Иртәгә, 26 ноябрьдә, «Салават күпере» журналының 30 еллык юбилеенда «Әни блогерлар» проекты катнашучылары да кунак булачак. Әлеге проект журналның инстаграм аккаунтында ел дәвамында барды. Бу хакта «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова сөйләде.

«Без үзен төрле яктан күрсәткән әниләр белән атна саен очраштык һәм алардан балаларны тәрбиәяләү серләрен, туган телне саклап калу юлларын сораштык. Алар, шул рәвешле, блогларын алып барды. Әлеге әниләр белән күзгә-күз карашып очрашу булачак. Әниләр арасында да оста тегүче, аш-су остасы, фотога төшерүче бар. Нигездә, проектта 2-3 балалары булган әниләр катнашты», — диде ул.

«Салават күпере» журналы бәйрәмендә ике зона: әниләр һәм бәбиләр аерым мәйданчыкларда булачак. Зилә Хөснетдинова балалар өчен аквагрим һәм кул эшләре остаханәсе, шикәр мамыгын ясау җайланмалары эшләячәген, нәниләрнең ризыклары аерым әзерләнәчәген әйтте. «Әниләргә медиа проектларны күрсәтәчәкбез. Бәйрәм „Салават күпере“ журналының Инстаграмдагы аккаунтында барачак», — ди ул.

Баш мөхәррир туган көн кичәсендә Лилия Муллагалиева, Айсылу Лерон, Алсу Фазлыева, Динә Закирова, Гүзәл Сибгатуллина, Гүзәл Идрисова, Замирә Рәҗәпова һ.б. кешеләр булачагын, сабыйларның аквагрим һәм кул эшләре мәйданчыклары остаханәләрендә катнашып, тәҗрибә-экспериментлар карап, журналлар укып, уйнап ял итә алачагын сөйләде.

«Пандемия булу сәбәпле, бәйрәмдә катнашучыларның саны чикле. Балаларга чын бәйрәм мохите тудырылачак. Туган көн торты белән чәй эчү — бәйрәмнең иң тәмле өлеше», — диде Зилә Хөснетдинова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100