Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Салават күпере» журналының «СалаваTIK» төркеме паркта беренче концерт куйды
Җәй дәвамында концертлар Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә булачак.
(Казан, 6 июнь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Казанның «Ак чәчәкләр» бульварында «Салават күпере» журналы оештырган «СалаваTIK» группасының беренче концерты узды.
«СалаваTIK» проектының төп максаты — татар телендәге моңлы һәм шаян җырларны балаларга яңа форматта өйрәтү. Ярты ел элек кенә барлыкка килгән проект You Tube каналында шактый күп караулар җыйды. Бүген алар тере форматта беренче концертларын куйды.
«Без ярты ел эчендә 16 җыр яздырдык. Алар шул дәрәҗәдә популяр булыр дип үзебез дә уйламадык. Без бу хәлгә бик сөенәбез, чөнки балаларны татарча сөйләшергә, җырларга, биергә өйрәтәбез. Бу проектны тагын да үстерү максатыннан без балалар үзәкләрендә, хастаханәләрдә, паркларда концертлар бирәбез», — дип сөйләде «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова.
Ул шулай ук озакламый концертларның Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләрендә булачагын әйтте. Киләсе концерт Казанда «Кырлай» паркында булачак.
«СалаваTIK» төркеме катнашучысы Булат Талипов концерт алдыннан хис-кичерешләре белән уртаклашты. «Мин концерт алдыннан бераз дулкынланам. Без ике атна әзерләндек, бүген ун җыр җырлыйбыз. Минем иң яраткан җырым — „Ак Барс — чемпион“. Без бүген җырлап кына калмыйбыз, биибез дә», — дип сөйләде ул.
«СалаваTIK»ларга кушылып килгән кунаклар да кушылып биеде һәм җырлады. Килгән балалар шигырьләр сөйләде. «Салават күпере» журналы конкурсларында җиңгән балаларны бүләкләде.
«Татмедма» акционерлык җәмгыятенең PR-директоры Ләйсән Сафина балаларның әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен әйтте. ««СалаваTIK“лар — безнең иң талантлы балаларыбыз. Җәй дәвамында аларны шәһәрнең төрле мәйданнарында күреп булачак. Һәрвакытта да бергә булыйк», — дип сөйләде ул.
Концертта «Чума үрдәк, чума каз», «Яз килә», «Кәрия-Зәкәрия» кебек җырлар яңгырады.
«Мондый концертлар бик кирәк. Балаларга бик кызык. Без «СалаваTIK“ларны яратып карыйбыз, журналны да укыйбыз», — дип сөйләде ике баласы белән килгән Ләйсән Идрисова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз