news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Салават күпере” журналы һәм Милли музей “Шүркә музейга дәшә” дигән чара оештыра башлый

Айның һәр өченче шимбәсендә Милли музейда татар язучылары балалар белән очрашачак.

“Салават күпере” журналы һәм Милли музей “Шүркә музейга дәшә” дигән чара оештыра башлый
Султан Исхаков

(Казан, 13 март, "Татар-информ", Венера Вәлиева). “Салават күпере” балалар журналы Татарстан Республикасы Милли музее белән берлектә “Шүркә музейга дәшә” дигән акция башлап җибәрә. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә билгеле булды.

Айның һәр өченче шимбәсендә балалар Милли музейда татар язучылары белән аралаша алачак. Аннары алар өчен музей буенча экскурсия үткәрелә.

Язучы, “Салават күпере” журналы филиалы җитәкчесе Зиннур Хөснияр әйтүенчә, бу чараның максаты балаларны әхлакый яктан тәрбияләү. Музейда балалар язучылар белән аралаша, тарих белән таныша. “Бала күңеленә татар халкы тарихын салсак, без үзебезнең максатка ирештек дип әйтеп була”, - диде Зиннур Хөснияр.

Беренче очрашу 16 февральдә Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин белән булды. 23 мартта исә балалар шагыйре Рафис Корбан белән аралашу көтелә.

“Чарага керү бушлай, әмма алдан исемлек тезелә", - диде “Салават күпере”нең баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова. Чарада катнашырга теләк белдерүчеләр баш мөхәррирнең шәхси телефонына 89600379940 ватсапка язарга мөмкин. Шулай ук журналның инстаграм битендә барган бәйгедә катнашырга була, җиңүчеләр исә автоматик рәвештә бу исемлеккә эләгә.

Зилә Хөснетдинова әйтүенчә, беренче тапкыр узган очрашуда иллеләп кеше булды. “Хәзер исә 70 кешегә дә урын табылыр дип тә уйлыйбыз", - диде ул. "Шүркә музейга дәшә" акциясе бер ел дәвам итәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100