news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Салават күпере» журналы балалар өчен татарча китаплар чыгара башлады

Яңа сериядә чыккан «Буягыч. Кыргый хайваннар» китабын сәүдә нокталарыннан, журнал редакциясеннән алырга мөмкин.

«Салават күпере» журналы балалар өчен татарча китаплар чыгара башлады

(Казан, 17 август, «Татар информ»). «Салават күпере» журналы редакциясе балалар өчен татар телендә яңа китаплар нәшер итә башлады. Бу көннәрдә китап-буягычлар сериясеннән беренчесе — «Буягыч. Кыргый хайваннар» басмасы дөнья күрде, дип хәбәр итте оештыручылар.

«Салават күпере» журналының баш мөхәррире, әлеге проект авторы Зилә Зиннур кызы Хөснетдинова әйтүенчә, «Буягыч. Кыргый хайваннар» гади генә буягыч түгел, ул — балалар өчен кызыклы һәм файдалы китап.

«Буягычтагы табышмаклар ярдәмендә бала кыргый хайваннар дөньясы белән таныша, ябыштыргычлар үрнәгендә аларны дөрес итеп буярга өйрәнә, QR-кодлар аша видеолар карап, кыргый хайваннар турында кызыклы мәгълүмат белә, ябыштыргыч хәрефләрдән җәнлекләрнең исемен җыеп, кече яшьтән хәреф таный башлый. Китап баланың вак моторикасын һәм логик фикерләвен үстерергә, игътибарын, иҗади һәм акыл эшчәнлеген арттырырга ярдәм итәчәк» — ди мөхәррир. 

Алга таба «Салават күпере» журналы йорт хайваннарына, Африка һәм Антарктидада яшәүче җәнлекләргә багышланган басмаларын тәкъдим итәргә җыена. 

Яңа буягычны вакытлы матбугат сатыла торган сәүдә нокталарыннан, журнал редакциясеннән алырга мөмкин. Шулай ук китапларга заказны «Салават күпере» китапханәсенең инстаграмдагы @salavatkupere_kitap аккаунтында калдырырга була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100