news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Салават күпере» журналлары комплектлап сатуга чыккан

Баш мөхәррир «Салават күпере»ндә чыккан мәгълүмат һәрвакыт актуаль булуын әйтте.

«Салават күпере» журналлары комплектлап сатуга чыккан
Рамил Гали

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Салават күпере» журналының дүрт саны бер комплектта сатыла башлаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары мөхәррире Зилә Хөснетдинова сөйләде.

«Салават күпере» төрле формаларда: июльдә — песи, августта — яшелчәле кәрзин, сентябрьдә — гөмбә һәм октябрьдә машина формасында чыкты. Шушы дүрт журнал хәзер комплектлап сатыла. Заказлар күп, халыкка бик ошый. Хәзерге вакытта өч журнал гына калган. «Салават күпере» — гади матбугат чарасы түгел, ул искерми, елның нинди фасылы булуына карамастан, андагы мәгълүмат һәрвакыт актуаль», — диде ул.

Зилә Хөснетдинова журналның ноябрь саны аю формасында чыгачагын әйтте. «Яңа сан кыргый хайваннарны өйрәнүгә багышланачак, журналның декабрь саны да көтелмәгән бүләкләргә бай булачак», — диде ул.

«Комплектларның берничәсе бездә бар, теләк белдерүчеләр булса, безнең редакциягә килеп ала ала. Үзем дә танышларыма шушы комплектны алып, бүләк иттем, бик сөенделәр, чөнки һәр журналда наклейка һәм уенчык бар. Моңа бала бик шатлана. „Салават күпере“ һәрвакыт төрле формада, кызыклы булып чыга», — диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot