news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Салават күпере» үз укучыларына Татарстан тарихын әкият аша сөйли

«Балалар өчен биремнәр дә уйлап таптык. Алар, әкият укый-укый, Татарстан тарихы белән уен формасында таныша», — ди баш мөхәррир.

«Салават күпере» үз укучыларына Татарстан тарихын әкият аша сөйли

(Казан, 26 май, «Татар-информ», Алинә Айдарова). «Салават күпере» журналы үз укучыларын Татарстан тарихы белән әкият аша таныштыра. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Салават күпере» журналының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова сөйләде.

«Салават күпере» журналы җиде яшькә кадәр балалар өчен чыгарыла. Күп очракта балаларыбыз укый да белми. Балаларга Татарстан турында сөйүнең иң җайлы ысулы — әкият аша. Без махсус әкият уйлап чыгардык. Безнең героебыз — Чәнти исемле чеби. Әкият журнал дәвамында бара. Әкияткә төрле геройлар өстәдек», — дип сөйләде «Салават күпере» журналының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова.

Әкиятне укыганда, укучы башта Дәүләт символлары белән таныша ала, соңыннан Казанда урнашкан милли ял итү урыннары белән таныша.

«Балалар өчен биремнәр дә уйлап таптык. Алар, әкият укый-укый, Татарстан тарихы белән уен формасында таныша. Беренчедән, Дәүләт символикасы. Гимныбызның сүзләрен өч телдә — татарча, русча, инглизчә бирдек. Икенчедән, милләтләр дуслыгының мөһим булуын өйрәтәбез. Өченчедән, Татарстанның төрле районнары төрле ресурсларга бай булуын аңлатабыз», — ди баш мөхәррир.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100