news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Салават күпере" торак районында урамнары яктырту, юллар һәм автобус маршрутлары кирәк

Татарстанның Төзелеш министрлыгында, "Салават күпере" торак комплексында социаль ипотека йортлары төзелеше турында фикер алыштылар.

(Казан, 14 июнь, "Татар-инфомрм", Айгөл Мотыйгуллина). Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында "Салават күпере" торак районында социаль ипотека программасы буенча төзелүче йортлар турында фикер алышу булды.

Очрашу барышында, юллар төзелеше, автобус тукталышлары, районга маршуртлар оештыру, шулай ук балар бакчалары, мәктәпләр һәи поликлиника төзелешләре турында сораулар күтәрелде.

"Гыйнвар аенда Татарстан Президенты "Салават күпере" һәм М-14 микрорайоннарын карады. Ул йорт төзелешләрен 2017 елның 15 сентябреннән дә соңга калмыйча төгәлләргә кушты. 10 гыйнвардан башлап без, 138дән артык штаб үткәрдек, – дип белдерде, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев.  

Узган биш ай эчендә М-14 микрорайоны буенча ике йорт кулланылышка тапшырылган. Өченче йорт төзелеп беткән, 20 июньдә Госстройнадзор тикшерүе башлана. Йортны тапшыру июль башына планлаштырылган. 

"Салават күпере" районы буенча гыйнвар башына 22 йортның 17сендә төзелеш тәмамланмаган. Гыйнвар-май айларныда ике йорт – 13-2 һәм 12-4 кулланылышка тапшырылган. 10-5 нче йортта төзелеш беткән, тикшерү эшләре бара. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100