news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Салават Күпере" торак комплексының беренче йортына 12 апрельдә күченә башлаячаклар

13-1 йорты төзелеше төгәлләнгән, йомгаклау нәтиҗәсе алынган.

"Салават Күпере" торак комплексының беренче йортына 12 апрельдә күченә башлаячаклар
Рамиль Гали

(Казан, 10 апрель, "Татар-информ", Алексей Анисимов). 12 апрельдә Казанның Осиново бистәсендәге "Салават Күпере" торак комплексының беренче йортына күченә башлаячаклар. Бу хакта "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев җиткерде.

"Безнең беренче карлыгач – төзелеше төгәлләнгән 13-1 нче йорт ул. 7 апрельдә таләпләргә җавап бирү турында йомгаклау нәтиҗәсе алынды. 12 апрельдә файдалануга тапшырылу турында акт алу көтелә. Бу көнне үк социаль ипотека хуҗалары, фатир ачкычларын алып, күченә башлаячак», – дип белдерде Гыймаев.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100