news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Салават күпере» торак комплексындагы төзелә торган ике йортның подрядчысы алышына

«Камгэсэнергострой» ачык акционерлык җәмгыяте урынын «Строитель+» оешмасы ала.

(Казан, 7 август, «Татар-информ», Диана Авакян). «Салават күпере» торак комплексындагы подрядчысы «Камгэсэнергострой» ачык акционерлык җәмгыяте булган 12-2 һәм 12-3 нче йортларны «Строитель+» оешмасына тапшырганнар. Мондый карарны Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды кабул иткән, дип җиткерә республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы порталы.

«Төгәлләнмәгән төзелешнең кабул итү-тапшыру процедурасы башланды. Әлеге йортларда эшләр тиздән дәвам итәчәк. Хәзерге вакытта «Строитель+» 12-1 йортында төзелеш-монтаж эшләрен тәмамлый , — диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, 12-2 һәм 12-3 йортларында заказ бирүче алышынган. «Ак Барс Инжиниринг» компаниясен Казан Башкарма комитетының Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе алыштырачак.

Искәртеп узыйк, «Камгэсэнергострой» оешмасы «Салават күпере» микрорайонында биш йортны торгызды, әмма эшләү тизлеге кимү сәбәпле суд тикшерүенә китергән бәхәс барлыкка килде.

news_right_1
news_right_2
news_bot