news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Салават Күпере» торак комплексында кран ауганда беркем дә зыян күрмәгән

Якынча мәгълүматлар буенча, РДК маркалы үзйөрешле кран ауган.

«Салават Күпере» торак комплексында кран ауганда беркем дә зыян күрмәгән
очевидцы

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Казанда «Салават күпере» торак комплексының төзелеп килүче объектларының берсендә кран ауган. Бу хакта «Татар-информ»га мәгълүматны Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат хезмәтендә расладылар.

Башлангыч мәгълүмат буенча, РДК маркалы үзйөрешле кран ауган.

«Бу кран бүген эшләмәде, ул плитәләрдә басып торды, көчле яңгыр аркасында нигезе юылган, плитәләр кыйгайган, кран, тотрыклылыгын югалтып, ауган. Кабинада кранчы юк иде, корбаннар юк», - дип өстәп әйттеләр Татарстан Төзелеш министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Объектта эшләрнең подрядчысы - «Тимерханстрой» ҖЧҖ, заказчысы - Татарстан Баш инвестицион-төзелеш идарәсе, техник заказчысы - Казан Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе.

Ростехнадзорның Идел буе идарәсендә әлеге хәлне шәрехләүдән баш тарттылар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100