news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Салават күпере» торак комплексында беренче сайлау участогы ачылды

Участок янында ярминкә, буфет һәм көнкүреш химиясе товарларын сату ноктасы эшли.

«Салават күпере» торак комплексында беренче сайлау участогы ачылды
Салават Камалетдинов

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Бүген «Салават купере» торак комплексында 134нче сайлау участогы ачылды, биредә ике меңнән артык сайлаучыны көтеп калалар. Бу хакта Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хакимиятенең гаммәви мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге хәбәр итә.

Участок Виктор Сажинов урамындагы 3нче йортта урнашкан.

Участок янында ярминкә, буфет һәм көнкүреш химиясе товарларын сату ноктасы эшли. Сатучыларның сүзләренә караганда, биредә бәяләр ваклау сәүдә итү челтәрләре һәм азык-төлек базарларындагыга караганда 20-40 процентка арзанрак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot