news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Салават күпере» торак комплексында 1 сентябрьгә ике мәктәп ачылачак

Микрорайонда яшәүчеләр өчен яңа уку йортларын ачу - озак көтелгән вакыйга.

(Казан, 10 август, «Татар-информ»). «Салават күпере» торак комплексында уку елы башына 1 224 урынлык яңа заманча 188нче номерлы «Бионик» лицее ачылачак. Бу микрорайонда быел төзелгән икенче яңа мәктәп булачак.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә,1 сентябрь көнне шулай ук 189 номерлы «Заман» гимназиясе тулы көченә эшли башлаячак, анда ел башыннан 1-4 сыйныфларда 300гә якын укучы белем алган.

Микрорайонда яшәүчеләр өчен яңа уку йортларын ачу - озак көтелгән вакыйга.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100